Балык Бистәсе районы вәкилләре «Муса Җәлилнең тууына 110 ел турында истәлек» медале белән бүләкләнделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы вәкилләре «Муса Җәлилнең тууына 110 ел турында истәлек» медале белән бүләкләнделәр

Күптән түгел Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллеге ике якташыбызны зур бүләк белән сөендерде.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм геройларның истәлеген мәңгеләштерү һәм торгызуда, Советлар Союзы Герое - шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатын пропагандалау һәм өйрәнүдә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Илһам Валеев һәм Югары Тегермәнлек мәктәбе тарих укытучысы Рамазан Кәбиров «Муса Җәлилнең тууына 110 ел турында истәлек» медале белән бүләкләнделәр. Аларга шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова Рәхмәт хаты да тапшырды.
фото: http://m.tatar-inform.ru/

Нет комментариев