"Авыл офыклары" район газетасы укучыларына бер кызыклы тәкьдим белән чыккан иде. Аның асылы: әгәр сөйгәне икенче яртысына, йә булмаса якынына, гашыйк булганына 14 февраль көнне 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасы яздыра икән, редакция бу көн язылучыларның икесенә көмеш муен чылбыры белән көмеш алка бүләк итәргә вәгьдә кылды.
Шунысы кызыклы, эш кәҗәдә түгел, мәҗәдә дигәндәй, чакыруга дистәләгән укучыларыбыз кушылды. Югары Тегермәнлек, Күгәрчен, Күки мәктәпләре коллективлары укытучылары бу көнне тулы составта якыннарына район газетасы подпискасы бүләк иттеләр. Аларга Шомбыт, Мәшләк мәктәпләре мөгаллимәләре бердәм кушылдылар. Афәрин, укытучыларыбыз! Монда да күркәм сыйфатларыгызны күркәм итеп күрсәтә белдегез. Инде ике укучыбызга бүләгебез әзер. Бәхет кемнәр өлешенә тияр, аз гына сабыр итик. Ә хәзергә 14 февраль көнне язылучы һәрбер укучыбыздан квитанцияләренең күчермәсен көтеп калабыз.
Нет комментариев