Балык Бистәсе районы Үри авылында кышны  озаттылар
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Үри авылында кышны озаттылар

Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла башлады. Шундыйларның берсе - Май чабу бәйрәме.

Якшәмбе көнне Үри авылында Май чабу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм ачык һавада узды .Үри авылы халкы барысы да шат күңелле, матур итеп киенеп "Яңа Пирамида"-кибет каршына җыелды.Өйдә кайнар коймак пешеп бәйрәм табыны корылды , урамда хуш исле чәй кайнап торды.. Урамда җыр-моң кичкә кадәр тынып тормады. Үри һәм Бирдебәк авылы үзешчәннәре үзләренең дәртле җырларын башкарды. җыелган халык та Кыш бабай белән саубуллашыр алдыннан төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннарда, конкурсларда бик теләп катнашты. Каз-Чаллы авыл җирлеге рәисе Иван Степанович килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, үз исеменнән оештыручыларга рәхмәт белдерде. Май чабу якшәмбесе "Прощеное воскресенье" дип атала - исемен җисеменә туры китереп, килгән халык бер-берсеннән гафу сорашты. Бәйрәмдә катнашучыларның кичерешләре дә бик уңай иде.

Таулар мәдәният йорты хезмәткәре Газинур Залялов:

- Барысы да бик күңелле үтте. Балалар да, олылар да бәйрәмдә бик теләп катнашалар. Тормышны яраткан, аңа сөенгән кеше һәрвакыт үзенә бәйрәм ясап тора. Безгә бәйрәм бик ошады.

Валерий Иванов:

- Бу бәйрәм безгә бик ошый. Без бөтенебез дә күтәренке рухта кышны озатырга җыелдык, ә халыкның безнең авыл өчен күплеге - үзе бер куаныч. Алга таба да халкыбызның гореф-гадәтләрен югалтмыйча, саклап яшәргә язсын иде.

Ахырда бәйрәмнең иң төп йоласы - "җазыклар карачкысы" яндырылды.

Авыл халкы исеменнән пенсионерка Зоя Гаврилова


Нет комментариев