Балык Бистәсе районы Корноухово авылы балалар бакчасында "Бердәмлек көне" билгеләп үтелде
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Корноухово авылы балалар бакчасында "Бердәмлек көне" билгеләп үтелде

3 нче ноябрь көнне Корноухово авылы "Теремок" балалар бакчасында халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, балаларда бер -берсенә карата дустанә мөнәсәбәт һәм патриотик хисләр уяту максатыннан "Минем яраткан Ватаным!" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Төрле уеннар белән үрелеп барган чарада балалар бик актив булдылар. Алар белән бергәләшеп "Нәрсә ул Ватан?" дигән сорауга җавап эзләдек, Татарстанның һәм Рәсәйнең символлары булган гимн, герб һәм флаг турында сөйләштек. "Үз илеңнең символларын тап" уенында балалар күп кенә илләрнең герб һәм флаглары арасыннан бик тиз генә илебезнең флаг һәм гербларын табып алдылар.
Балалар белән бергәләшеп гербтагы сурәтләрнең һәм флаг төсләренең нәрсә аңлатулары турында фикер алыштык. Соңыннан балалар илебезнең атрибутлары булган Матрешка һәм агач кашыклар белән таныштылар. Кайчандыр музыкаль корал булып хезмәт иткән агач кашыкларда һәркем үзенчә көй чыгарырга тырышып карады. Ә аннан ике командага бүленеп, пазлдан Матрешка рәсемен җыйдылар.
Иң бөек пәһлеваннарның берсе - Сухман турында кызыклы риваятьне тыңлаганнан соң, балалар үз көчләрен төрле уеннарда сынап карадылар. "Кашыкка йомырка салып йөгерү" һәм " Уклау тартышу" кебек уеннарда балалар үзләрен бары тик көчле һәм җитез итеп күрсәттеләр.
Һәр балага илебезнең флаг төсләреннән торган шарлар һәм күчтәнәчләр тапшырылды.

Гүзәл Хәбибуллина.


Нет комментариев