Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбе укытучысы Тәнзилә Закирова бишенче тапкыр “ Татмедиа” бүләгенә лаек булды.
Ул районыбыздан " Татмедиа" басмаларын иң күп яздыручыларның берсе. Бу юлы да Тәнзилә Закирова конкурска беренчеләрдән булып кушылган иде.
Аның исеме төп бүләккә ия булучылар арасында булмаса да, ул янәдән "Татмедиа"ның кызыксындыру призына лаек булды. Бусы ул лаек булган кызыксындыру призларының бишенчесе. Алга таба да конкурс дәвам иттереләчәк дип ышандыра оештыручылар. Димәк, әле өмет сүнмәгән.Ә бүләккә килгәндә, редакциябезнең якын дусты Тәнзилә Закированы чираттагы бишенче җиңүе белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев