Районыбыз газетасын берничә дистә еллар буена яздырып килүче әбунәчебез, Күгәрчен мәктәбе мөгаллимәсе Тәнзилә Закирова "Татмедиа" җәмгыяте оештырган бәйгедә инде биш ел рәттән җиңүче булып таныла. Агымдагы елның беренче яртыеллыгы өчен басма мәгълүмат чараларына язылу кампаниясе барышында, әлеге җәмгыять оештырган "Әбүнә өчен - телевизор" конкурсында катнашып, бу юлы да махсус бүләккә...
Мәгълүм булганча, әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Конкурс шартлары буенча "Татмедиа" басмаларының ким дигәндә өчесенә язылу да бәйгедә катнашу мөмкинлеге бирә. Оештыручыларга квитанцияңнең күчермәсен генә җибәрү кирәк.
- Һәр елны яраткан басмаларыма язылып киләм. Буяу исе китеп тә бетмәгән газетаны уку яраткан шөгылемдәй үзенә тартып тора. Аннан тел, әдәбият укытучысы буларак һәр газета язмасы минем өчен, укучыларым өчен дә өстәмә эзләнү, табыш чыганагы. Язылган басмаларымнан бик күпләр файдалана. Бүгенге көндә һәркемнең дә дистәләгән газетага язылу мөмкинлеге юк бит. Өлешемә тигән бүләкләремнең һәркайсы минем өчен бик кадерлеләр. Эш кәҗәсендә түгел, мәҗәсендә дигәндәй, энә дә бүләк, дөя дә. Насыйп булса телевизорын да отарбыз әле, Аллаһы боерса, - диде ул фикерләре белән уртаклашып. Тәнзилә Закированың укучылары безнең газетаның иң актив хәбәрчеләре, якын дуслары. Аның өчен дә бик зур рәхмәтлебез без аңа.
Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр, Күгәрчен мәктәбе укытучылары тулы коллектив белән инде бу елның икенче яртыеллыгы өчен дә район газетасына язылырга өлгерделәр. Бер булганнан бар да була, дип тиккә генә әйтми халык, күп юнәлешләрдә лидерлыкларын, булдыклылыкларын дәлилләп килә алар.
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев