Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Каз.Чаллы авылыннан Даниэль Рәсәйнең атказанган артисты Валерийй Сюткинны бильярдта отты

Даниэльнең әтисе Валерий Петрович Антонов (әнисе Мария дистәләгән еллар дәвамында Каз. Чаллы авыл Советы секретаре булып эшләде) тумышы белән Каз. Чаллы авылыннан.Әнисе Людмиланың да әнисе шушы авылдан. Димәк Даниэльне үзебезнеке санарга тулы хокукыбыз бар.

Даниэль күптән түгел генә 1 каналда Максим Галкин алып бара торган "Лучше всех" тапшыруында катнашып күпләрне таң калдырды. Алар Россиянең атказанган артисты, җырчы, музыкант Валерий Сюткин белән бильярд өстәле артында көч сынаштылар. Якташыбыз Валерийга суларга да ирек бирмәде. Бер-берартлы шарларны лузага төшереп кенә торды һәм чиста җиңүгә иреште. Сез бу уенны үзегез дә интернеттан 1 телевизион канал сайтына кереп "Лучше всех" бүлегеннән табып карый аласыз. Алай гына түгел, якташыбыз өчен тавыш биреп, аңа алдагы баскычка күтәрелү өчен ярдәм итү мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмасагыз иде

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев