Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Анатыш авылы "Колосок" балалар бакчасы бәйрәмнәрне еш оештыра

Элеккедән килгән күркәм йола, гореф-гадәтләребезне балалар күңеленә кече яшьтән үк салырга кирәк. Ә бит халкыбызның нинди генә борынгы йолалары юк! Шуларның берсе Май чабу (Масленница) бәйрәме безнең Анатыш авылы "Колосок" балалар бакчасында да үткәрелде.

Әлеге бәйрәмне икенче төрле Кышны озату, Язны каршылау дип тә атыйлар. Әзерлекне алдан ук башладык. Балаларга шигырьләр бирелде, күмәк җырлар, биюләр өйрәндек. Кыш бабай, Яз һәм төрле әкият геройлары булып киенгән бакча хезмәткәрләре, тәрбиячеләр әлеге чара матур узсын өчен бар тырышлыкларын куйдылар. Әлбәттә, бәйрәмнең төп бизәге-нәниләребез. Кызлар иңбашларына чуклы шәлъяулыклар салса, малайларыбыз да алар янында җитди төс алдылар. Әнә шундый гүзәллектә гармун уйнап, җыр-биюләр белән урам әйләндек, Май чабу бәйрәмен башлап җибәрдек без. Бакча янәшәсендә тискәре уйлар, начар гадәтләрдән арыныр өчен Карачкы яндырдык. Соңыннан пешекчеләребез әзерләгән коймак, тәм-томнар белән сыйландык.

Бәйрәм чарасы гаҗәеп матурлыкта узды. Күктән сибелгән кояш яктылыгы бу көнне, әйтерсең, күңелләргә дә күчте. Балаларның куанычлы авазы, әйлән-бәйлән уеннары бу көнне өлкәннәрне дә ерак балачакка алып кайтты. Барыбыз да канәгать, нәниләребез дә шат иде. Бәйрәмне үткәрүдә иганәчелек ярдәме күрсәткән Владимир Талаковка исә барыбыз да рәхмәтле булдык.

Гөлзидә Хәсәнова,

"Колосок" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев