Балык - Бистәсе район мәдәният йортында 17 май  көнне нәрсә үткәрелгән
Җәмгыять

Балык - Бистәсе район мәдәният йортында 17 май көнне нәрсә үткәрелгән

Районыбызда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Балам-багалмам" клубы эшләп килә. 17 май-Гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында әлеге гаиләләрнең тантаналы очрашу кичәсе булып узды.

Бу чара гади очрашу бәйрәме генә түгел, ә иңне -иңгә куеп, тату яшәп, чит балаларны үзенекедәй якын күреп, аңа бар назын биреп тәрбияләп үстергән гаиләләрне тагын бер кат хөрмәтләү, аларга дан җырлау кичәсе дә иде. Чыннан да, гаилә тулы булып, йорт бәхеткә күмелеп торсын өчен, анда балаларның шат авыз һәрчак яңгырап торырга тиештер ул. Арабызда һәрьяктан үрнәк булырлык гаиләләр, кешелекле һәм миһерабанлы әти-әниләр бик күп. Бүгенге тантаналы чарага да шушындый изге күңелле өч гаилә чакырулы иде. Шуларның берсе алты бала тәрбиягә алган, инде менә пар канат булып 35 ел бергә гомер итүче Сәлимә һәм Габделәхәт Шәвәлиевлар гаиләсе. Алар: "Һәр бала бәхетле булырга хокуклы" дигән тормыш шигарен истә тотып, чит балаларга ата-ана назы биргәннәр, мөстәкыйльлеккә өйрәтеп, олы тормыш юлына озатканнар. 2016 нчы елның гыйнвар аенда Шәвәлиевлар гаиләсе "Туган йорт җылысы" дип исемләнгән республикакүләм фестивальдә дә катнашып кайталар.
Әлеге кичәгә килгән Рузалия һәм Мәлик Гыйззәтовлар гаиләсе дә иңне-иңгә куеп 35 ел бергә яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе. Алар бертуган Алинә һәм Рәмис Есбатыровларны тәрбиягә алып, алар өчен ата да, ана да булганнар. Рәмис бүгенге көндә Түбән Кама нефть эшкәртү техникумында беренче курста белем ала. Ә Алинә Түбән Кама медицина көллиятенең икенче курсын тәмамлап килә. Рәмис һәм Алинә Есабатыровлар "Кама йолдызчыклары" бию коллективы әгъзалары буларак та күпләргә таныштыр.
Бүгенге тантаналы кичәнең тагын бер күркәм гаиләсе, кызганычка каршы, бәйрәмгә килә алмаган. Югары Тегермәнлек авылында яшәп, 11 нче сыйныфта укучы Мариягә, 7 нче сыйныфны тәмамлап килүче Викториягә гаилә җылысы, әти-әни мәхәббәте биргән Фәнзия һәм Миннәхмәт Гариповлар гаиләсе турында да бик матур, бик җылы сүзләр ишетелде. Район башкарма комитетының опека һәм тәрбиячелек бүлеге башлыгы Гүзәлия Баһавиева әлеге гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Кичәгә килгән "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлеге җитәкчесе Лидия Касыймова, ЗАГС бүлеге башлыгы Миләүшә Зарипова, Балык Бистәсе районының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, "Район хатын-кызлары" җәмгыяте оешмасы рәисе урынбасары, район мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова да гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп яшәвен чагылдырган гаилә көне белән тәбрик итеп, һәр гаиләгә уңышлар теләде. Бүгенге бәйрәмнең иң югары ноктасы булып, ике малай -Артур белән Русланны тәрбиягә алып, үз балалары кебек якын күреп яраткан Фәридә һәм Илдус Шәриповларның "Гаиләм янәшәсендә" диеп исемләнгән видеопрезентациясе булгандыр, мөгаен. "Балам-багалмам" клубының актив әгъзасы, районда һәм республикакүләм уздырылучы чараларның актив катнашучысы булып торган Фәридә Шәрипованы районда белмәгән кеше сирәктер. Ул әле быел республикада уздырылып килүче " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын -кыз карашы" бәйгесендә "Хатын-кыз Ана" номинациясендә җиңү яулап, Татарстан Президенты белән тантаналы очрашуда катнашкан кеше.
Кичәдә мондый батыр, тәвәккәл, үрнәк гаиләләргә Регина Шмелева, Рәсимә Гарифуллина, Анна Крюкова, Алия Хәмидуллина, Сергей Фалин үз моңнарына кушып, дан җырлады.
Чыннан да, ятимнәрне үз гаиләләренә алып, ата-ана җылысы, назы биреп, чын кеше итеп тәрбияләүче гаиләләргә нинди матур сүзләр әйтелсә дә аз булыр кебек. Ни генә булмасын, сабыйларыбызга тигез гаиләдә сәламәт, шат күңелле булып үсәргә, ә безгә-әти-әниләргә гомер буе балаларыбызның кадер -хөрмәтен, игелеген күреп, алар янәшәсендә яшәргә язсын Ходай. Кем тапкан, шул үстерсен, диеп, юкка гына әйтмәгәндер инде безнең тапкыр халык.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Нет комментариев