Жырларда жырланганча, "Минем авылым борынгы!" Авылымның тарихы ерак гасырларга барып тоташа.
Әлеге фактны раслаучы "изге кабер ташлары" да сакланган. Бу кабер ташлары белән галимнәр һәрчак кызыксынып торалар.Үз вакытында, шул ташларга нигезләнеп, авылыбызның 850 еллык юбилеен да зурлап билгеләп уткән идек. 23 нче сентябрь көнне авылыбыз зыяратында чираттагы өмә оештырылды hәм әлеге кабер ташларын чардуган белән урап алып, язма такталар эленде. Бу кадерле ядкарьләр киләчәктә дә үзенең әһәмиятен югалтмас дип ышанып калам. Әлеге саваплы эшне башкарып чыгарга ярдәм иткән Рәмис Гаяновка, Рашат абый Хәсәновка, жирле үзидарәгә һәм авылдашларга Ходай әжер-савапларын бирсен!!! Киләчәк елларда да "Әшнәк тора яшьнәп!" диеп сөенергә насыйп булсын!!!
Ләйсән Садриева.

.jpg)

Нет комментариев