Тәбрикләү сүзендә:"Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә. Нинди генә эшкә алынмасыннар, хатын-кызларыбыз аны олы җаваплылык, зур төгәллек белән башкаралар. Йөрәк җылыгыз, кайгыртучан кулларыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез сезгә. Безнең хатын-кызлар...
Тәбрикләү сүзендә:"Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә.
Нинди генә эшкә алынмасыннар, хатын-кызларыбыз аны олы җаваплылык, зур төгәллек белән башкаралар. Йөрәк җылыгыз, кайгыртучан кулларыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез сезгә.
Безнең хатын-кызлар күп төрле өлкәләрдә хезмәт куялар, җәмәгать тормышында актив катнашалар, районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.
Кадерле хатын-кызлар! Һәрчак мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәгез, сәламәтлегегез, бәхетегез ташып торсын, күңелегез гел күтәренке булсын!",- дигән сүзләр бар.
фото
Нет комментариев