Балык Бистәсе муниципаль районында  “Үсмер-2017” ведомствоара профилактик операциясе игълан ителде.
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль районында “Үсмер-2017” ведомствоара профилактик операциясе игълан ителде.

Балык Бистәсе муниципаль районында 5 июньнән 25 августка кадәр чорда "Үсмер-2017" ведомствоара профилактик операциясе игълан ителде. Ул өч этапта узачак. 5 июньнән 19 июньгә кадәр -"Үсмер Сукбайлык"; 10 июльдән 21 июльгә кадәр- "Үсмер Каникуллар"; 7 августтан 18 августка кадәр "Үсмер Гаилә" этапларын үткәрү планлаштырыла.

Социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрне, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәүче, яки тишенчә үтәмәүче ата-аналарны ачыклау, мондый фактлар буенча тиешле чаралар күрү; мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәр яклы ярдәм күрсәтү профилактик операциянең төп бурычлары булып торалар.

Бу чорда хокук тәртибе бозучы үсмерләрен,төркемнәрне ачыклау, аларның хокук тәртибенә каршы гамәлләрен кисәтү буенча чаралар күрү, социаль-ребилитацион ярдәм күрсәтү,балигъ булмаганнарны җинаять кылуга, җәмгыятькә каршы гамәлләргә тарту фактларын ачыклап кисәтү;балалар арасында спиртлы эчемлекләр,наркотик, психотроп матдәләр куллануны, тәмәке, челем тартуны кисәтү юнәлешендәге чараларга да зур урын бирелә.


Нет комментариев