Балык Бистәсе кызын 8 меңгә алдаганнар
Җәмгыять

Балык Бистәсе кызын 8 меңгә алдаганнар

Интернет челтәре-кешелеккә зур мөмкинлекләр ачкан, офыкларын киңәйткән могҗизага тиңдер инде. Аның киңлекләрендә белеп, акыл белән йөзүчеләр үзләренә кирәкле мәгълүматларны гына табып калмыйлар, ә бәлки акча да эшлиләр. Әмма медальнең дә ике ягы бар дигәндәй, Интернет мөмкинлекләреннән һәр төрле адәм актыклары- мошенниклар да бик оста файдаланалар шул. Хәзерге көндә Интернет аша...

Интернет челтәре-кешелеккә зур мөмкинлекләр ачкан, офыкларын киңәйткән могҗизага тиңдер инде. Аның киңлекләрендә белеп, акыл белән йөзүчеләр үзләренә кирәкле мәгълүматларны гына табып калмыйлар, ә бәлки акча да эшлиләр. Әмма медальнең дә ике ягы бар дигәндәй, Интернет мөмкинлекләреннән һәр төрле адәм актыклары- мошенниклар да бик оста файдаланалар шул. Хәзерге көндә Интернет аша алдау-йолдауның дистәдән артык схемасы бар. Җиңел акча яратучылар бу "кармак"ларга бик теләп кабалар.

Казан уку йортларының берсендә белем эстәүче студентлар "Прогноз на спорт" группасында ставкалар куеп шактый акча эшләүләре турында мактанышалар. Алардан күрмәкче бер кыз бала да әлеге группага керә. Үзен группаның администраторы дип таныштырган "В" белән языша башлый. Көннәрнең берендә бу кыз прогнозга акча куярга (ставка) теләк белдерүен хәбәр итә. Аңа "Киви-кошелек" булдырырга кирәк дигән хәбәр килә. Студент кыз үзенең банк картасыннан "Киви кошелек"ка башта 5000, икенче көнне 3000 сум акча күчерә. Шул ук көнне аңа 90 000 сум тирәсе отыш киләчәк дип вәгъдә итәләр. Әмма укучыларым аңлагандыр инде, кызның картасына бер тиен дә акча күчми. Кыз бу хәлгә ачыклык кертмәкче булып хәбәр җибәрергә тели. Ләкин "кара исемлек"кә кертелү сәбәпле, хәбәр җибәрә алмый. Телефоннан шалтыратмакчы була, башта җавап бирмиләр, соңрак бөтенләй сүндереп куялар. Шул рәвешле кызыбыз "ярык тагарак" янында кала.

Илгиз Җамалиев.

фотоhttp://redflagvp.ru


Нет комментариев