Бәйрәм халыкны җыю ягыннан район Сабантуен хәтерләтте. Бу бәйрәмдә "Бәрмәнчек" ансамбленең, Вадим Захаров, Илназ Бахның катнашуы нур өстенә нур өстәгәндәй булды. Нинди генә уеннар, бәйгеләр, конкурслар оештырылмады. Аларның барысын якташыбыз , Г.Камал артисты Олег Фазылҗанов "җепкә тезгән кебек" алып барды.
Көрәшчеләрнең шактый танылганнары бил алышырга килгән иде. 18 яшькә кадәргеләр арасында якташыбыз Дамир Хәйриевнең улы Даниль тамашачы өчен яңа табыш булгандыр ,мөгаен. Үзен шактый бәдәмле, авырларны күккә чөйде Данилебез һәм шушы яшьтәгеләр арасында чемпион булып калды. Баш батыр өчен көрәштә Зәйнуллин, Мараков, Сафин фамилияләрен ишетү дә бәйгенең көчле булачагына олы сигнал иде. 20 дән артык пәһлеван арасында өч кенә балыкбистәленең булуы бераз күңелдә авырлык калдырды билгеле. Яңа Арыш егетләре Айзат Зарипов белән Дилүс Гилмуханов, Анатыштан Инсаф Мөхәммәтҗанов, дөрес, матур көрәш күрсәттеләр. Әмма , Дилүскә үзеннән ничәшәр дистә килогрммга артык Зәйнуллинга каршы тора алу -бу әлегә мөмкин хәл түгел. Дилүсебез яшь тә бит әле. Шунысы бар, ул үз үлчәү авырлыгында тирә-якта җиңелгесез егетебез. Бәйгедә хөкемдарларның Инсафны рәнҗетеп чыгарулары күңелдә төер калдырды билгеле. Ул шул сәбәпле мәйданнан бик иртә тамашачы янына барып утырырга мәҗбүр булды ул. Тамашачының ризасызлыгына колак салмады "Колагына аю баскан" хөкемдарләр. Ә финалда Зәйнуллин белән бил алышкан Айзат зур җәрәхәт алып кайтып китте. Тәкә һәм химаяче Николай Храмовның бриллианты Фирдүс Зәйнуллинга насыйп булды.
Вазыйх Фатыйхов.
Автордан: фотоларны бераз соңрак карый алырсыз. Техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан хәл, җәмәгать?!
Нет комментариев