Балык Бистәсе егете Рөстәм Исхакый икенче тапкыр әти булды
Җәмгыять

Балык Бистәсе егете Рөстәм Исхакый икенче тапкыр әти булды

Кичәге иртә шатлыклы хәбәр белән башланып китте. Матбугат конференцияләрендә уңайсыз сораулар бирүче буларак танылган журналист Рөстәм Исхакый икенче тапкыр әти булган.

Җомга көнне туры китереп булса кирәк, Чуйков урамында урнашкан 1нче номерлы роддомда хатыны Эльвира аңа кыз бала тапкан. Авырлыгы 3220 кило, буе 54 см. Моңарчы алар Раяна исемле кызларын үстерәләр иде. Ул балалар бакчасына йөри. Икенче кызларына да исемне охшатып Риана дип куймакчылар. "Әмма бу әле хәл ителгән мәсьәлә түгел, исемгә башка вариантлар да карыйбыз", - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә саргылт костюмлы Рөстәм Исхакый.

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=16365


Нет комментариев