Шатлык зурмы ул, кечкенәме - мөһим түгел, ә менә кешеләргә аны бүләк итү үзеңнең дә күңелеңне сугара, яшәү офыгың киңәеп, яктырып киткәндәй була.
Соңгы арада мәдәният хезмәткәрләре белән аралашып, сөйләшеп, бер-беребезгә концертлар белән йөри башладык. Шул уңайдан "Шушы яктан , шушы туфрактан" дигән концерт программасы белән Бирдебәк авылы клубы үзешчәннәре Бикчурай, Зур Мәшләк клубларында бәйрәм концерты куйдылар. Кызыклы скетчларын, дәртле биюләрен, җырларын ,күп кенә конкурсларда призлы урыннар, мактаулы исемнәр алган Роза Харитонова, Азат Малов, Эльвина Хәйретдинованың җырлавын халык бик яратып тыңлады. Концерт беткәч Казаклар авылыннан килгән кунагыбыз Фәния апа Гыймадиева: "Рәхмәт яусын балалар, әле ярый килдек. Шундый рәхәтләнеп тыңладык, үзебез дә кушылып җырладык, Тагын килегез. Уңышлар сезгә!" -диде. Бәйрәм ашы - кара-каршы, дигәндәй, Бикчурай, Мәшләк авылы клубы үзешчәннәре дә Бирдебәк авылы клубына "Бер күрешү үзе бер гомер" дигән программа белән концерт куеп киттеләр. Үзешчәннәребез бик оста итеп бииләр, җырлыйлар. Сәхнәдә үзләрен иркен тоталар. Хөснуллин Айдар, Ахсанов Айрат, Хабибуллина Нәфисә, Мифтахова Ләйлә кызыклы сәхнәләштерелгән әсәрләр күрсәтеп, җырлап-биеп, тамашачыларның
күңелләрен яулый алдылар. Концертны халык тын да алмыйча карады, залда басып торырлык та урын юк иде. Бикчурайлылар, Бирдебәклеләр, Мәшләк авылы халкы өчен генә түгел, якын-тирәдәге күрше авыллар халкы өчен дә бу искиткеч бәйрәм булды. Концерт программасы да бик эчтәлекле иде, тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килгән кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр.
Барлык авылдашлар, килгән кунаклар исеменнән Фания апа Гыймадиева
Нет комментариев