Быелгы елда районыбызда төзелеш буенча унсигез дәүләт программасы эшләячәк.
Әлеге программалар кысаларында Күки авылында мәдәни үзәк төзеләчәк, район үзәгенең Ленин урамында 20 миллионлык төзекләндерү эшләре (үзебезчә "Арбат" диеп атыйк) башкарылачак, Масловка авыл җирлегендә өч объектка нигез салыначак дип фаразлана. Шул ук вакытта "Яшьләр" (халык телендә "Северный" поселогы) поселогында урамнарга каты катлам түшәләчәк.
Нет комментариев