Балык Бистәсе сәүдә маягы Раилә Галиева тормышыннан канәгать булып, сөенеп яши
Җәмгыять

Балык Бистәсе сәүдә маягы Раилә Галиева тормышыннан канәгать булып, сөенеп яши

Сиземләү тойгысыдыр күрәсең, мин аны нәкъ менә шулай сөйкемле, җиңел гәүдәле, чибәр ханым дип күзаллаган идем. Шулай булып чыкты да.

Каршыма йөгерә-атлый килгән Раилә ханым, таныш булмасак та, ягымлы елмаюы белән ике арага күпер салып та куйды. Әңгәмәгә иркен кереп киттек, үтелгән гомер йомгагын бергәләп сүттек, янәдән бүгенгегә кайттык.

-Иске Арыш авылыннан мин үзем,-дип башлады ул сүзен. Башлангыч сыйныфны туган авылымда укысам, урта мәктәпне Балыклы Чүкәйгә йөреп тәмамладым. Беренче сыйныфка кергәндә үк инде шәл бәйли идем. Тормышны алып бару җиңелрәк булсын дип, әни ул шәлләрне Казан базарына алып барып сата, кайчакларда мине дә ияртә иде. Сәүдә эшенә тартылуым әнә шуннан башланды бугай,-ди ул рәхәтләнеп көлеп.

Унынчы сыйныфтан соң дусты белән Казан сәүдә техникумына укырга керергә исәп итә ул. Әмма имтихан конкурсы югары булганлыктан, уза алмый. Кире авылга кайтуга горурлык комачаулыймы, әллә шәһәргә тартылу үзенекен итәме-Х. Ямашев исемендәге Казан мех фабрикасында эшкә кала ул. Бер ел хезмәт куйганнан соң икенче елга кооператив техникумына укырга керә. Тәвәккәллеге белән мөстәкыйль тормышка әнә шулай юл яра Райлә. 1983 елда дипломлы белгеч буларак Балык Бистәсе икмәк пешерү комбинатына эшкә кайта. Хезмәт кенәгәсендә башланган чорга инде 33 ел стаж өстәлгән. Әлбәттә, борчулы вакытларны, сөенечле вакыйгаларны да ул еллар үзенә сыендырган.

-Эш башлауның үз кыенлыгы булса да, коллективыбыз тату иде. Хезмәттәшләрем вакытында киңәшләрен дә бирделәр, булыштылар да. Мин эшли башлаганда пекарняда бары тик ипи белән булка гына пешерәләр иде, өч смена эшли. Тәүлегенә 12 тонна ипи пешереп авылларга озатабыз. Бүген шуларны уйлыйм да, никадәр көч, түземлек кирәк булган бит дип шаккатам. Аннан акрынлап ассортиментны киңәйттек. Ипи-булкаларның төре артты, куас, сохари, лимонадлар җитештерелә башлады,-дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшчем.

2004 елда икмәк пешерү комбинаты Раил Бариев җитәкчелегенә күчә. Цехларга капиталь ремонт ясала, җиһазланыш яңартыла, технологияләр үзгәрә. Болар белән беррәттән, сыйфатка таләпчәнлек көчәя. Республика күләмендә узган ярминкәләрдә Балык Бистәсе үзен таныта башлый. Әлбәттә, әлеге уңышларда Раилә Галиеваның да өлеше күләмле. Нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының, "Татпотребсоюз"ның Мактау грамоталары һәм район башлыгы тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылган. Быел үзенә "Кама" кулланучылар җәмгыятенә караган "Дуслык" кафесының кулинария цехына эшкә күчәргә тәкъдим иткәннәр. Бүгенгесе көнне ул анда производство мөдире буларак хезмәт куя. Өчәр кешедән торган ике бригада кызлары район халкын тәмледән-тәмле пироглар, чәк-чәкләр, өчпочмаклар, гөбәдия, бавырсак һәм башка бик күп ризыклар белән тәэмин итәләр. Олы Елга, Котлы Бөкәш, Тегермәнлек һәм башка кибетләргә ипи белән бергә әлеге ашамлыклар кайтарыла. "Аш-сулы табыннарга халык заказларны аеруча күп бирә. Яратып алалар, рәхмәт әйтеп китәләр",-ди технолог Раилә Галиева.

Гел эш хакында гына сөйләгән әңгәмәдәшчемне артык бүлдерергә кыймый, шәхси тормышына кагылам.

-Үземне бар яктан да бәхетлемен дип әйтә алам. Күңел биреп эшләрлек эшем, бер-беребезне аңлап яшәрдәй яраткан ирем бар. Аңлап димен, чөнки эштән соңлап, я булмаса арып-талчыгып кайткан чакларымда ул минем терәк, ышанычым булды. Хәзер дә шулай. Без аның белән яшь чакта җиде ел йөрдек. Сыналган мәхәббәт ул. Шуңа да тигезлектә яшәсәк иде дип телим. Кызыбыз Ләйсәннең үз тормышы, хәзергесе вакытта декрет ялында, рәхәтләнеп оныгыбыз Ралинәне сөябез.

Әнә шулай, булганына куанып яшәгән кешеләргә бәхет тагын да елыша торгандыр ул. Раилә Фәсхетдин кызы Галиеваның йөзендә мин нәкъ шундый якты бәхет чаткыларын күрдем.

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев