Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Балаларның елаган тавышы әле дә колагымда ишетелеп тора»

25 март көнне Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә комплексында янгын чыгып, бик күп кеше гомере өзелде… «Татар-информ» хәбәрчесе вакыйганың шаһитлары белән аралашты. Дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәге буларак төзелмәгән. Аны элеккеге завод бинасын яңартып эшләгәннәр. Шул сәбәпле, үзәкнең тәрәзәләре дә күп булмаган. Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен...

25 март көнне Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә комплексында янгын чыгып, бик күп кеше гомере өзелде… «Татар-информ» хәбәрчесе вакыйганың шаһитлары белән аралашты.

Дүрт катлы «Зимняя вишня» сәүдә үзәге буларак төзелмәгән. Аны элеккеге завод бинасын яңартып эшләгәннәр. Шул сәбәпле, үзәкнең тәрәзәләре дә күп булмаган.

Янгын кино заллары һәм аттракционнар, балалар өчен уен заллары урнашкан югары катта башланган. Янгын сәбәбе электр җиһазлары төзек булмаудан дигән фараз да бар, шулай ук ике яшүсмер батутлар булган залда поролонга ут төрткән дип тә әйтәләр. Бинада янгынга каршы система эшләмәгән, шул сәбәпле, заллардан киносеанста утырган балаларны чыгармаганнар да. Ишекләр бикләнеп калган дигән мәгълүмат та бар.

Ял көне булганга, сәүдә залына килүчеләр бик күп булган. Балаларын кинозалда калдырып, үзләре кибетләрдә йөргән әти-әниләр дә булган. Аларга балалары телефоннан шалтыратып, ярдәм сораган, әмма аларны коткара алмаганар. Кайбер кешеләр тәрәзәләрдән чыгып аска сикергән, түбәгә менеп котылмакчы булган.

«Ул яз аен яратмый иде…»

«Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу комплексында Казаннан 11 яшьлек кыз М. һәлак булган дип яздылар. Мәктәп укучысы 5 яшьлек сеңлесе белән ял иткән. Кызның сыйныфташы үзләренчә, янгын вакытында кызлар икесе дә һәлак булган.

"ВКонтакте" социаль челтәрендә М. үзенең яшәү урыны буларак Казан шәһәрен теркәгән. Ләкин ул Кемерово өлкәсендә торган һәм укыган. Сыйныфташлары бу мәгълүматны болай гына язып куйган, моңа артык әһәмият бирергә кирәкми дип әйтә.

М. театр студиясендә шөгыльләнгән. Мәктәптә яхшы укыган. Үләр алдыннан социаль челтәрдәге аккаунтына "Это конец" дип язып куйган.

- М. бик талантлы һәм иҗади кыз иде. Шигырьләр, хикәяләр иҗат итте. Ул гел елмаеп, шат күңел белән йөрде. Тик яз аен яратмый иде. Бу хакта Интернеттагы битенә дә язган, - диде класстташы.

«Мәчеттә ярдәм оештырдык»

Кемерово өлкәсе "Дуслык" татар үзәге каршындагы "Таң" татар яшьләре оешмасы рәисе Руслан Мөхәммәтшин:

- Бик зур кайгы, әлбәттә. Мондый хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын. Бу барыбыз өчен дә зур югалту. Һәлак булган, хәбәрсез югалган, зыян күргән кешеләрнең саны артканнан арта бара. Хәзерге вакытта янгын урынында коткаручылар эшли. Мәгълүмәтләр белән социаль челтәр аша гына танышабыз, чөнки үзәк урамнарда юллар ябык.

«Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу комплексы Кемеровоның үзәк урамнарының берсе булган Ленин проспектында урнашкан. Шәһәрнең иң популяр, иң яхшы сәүдә-күңел ачу комплексы иде. Шәһәр халкы күп йөрде, аеруча ял көннәрендә.

Кемерово өлкәсе "Дуслык" татар үзәге каршындагы "Таң" татар яшьләре оешмасы зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән мәчеттә төрле чаралар оештырды. Шулай ук мәчет каршында кан тапшыру үзәкләре эшли. Ирекле рәвештә кан тапшырырга теләүчеләрнең саны 100дән артык. Үзем дә кешеләргә ярдәм итү, кемнеңдер гомерен саклап калу өчен кан тапшырдым.

«Фаҗиганы үз күзләрем белән күрдем»

Кемеровода яшәүче татар егете, милли хәрәкәт активисты Мансур Саттаров:

- Кемеровода үле тынлык, бөтен дөнья бушап калган кебек. Шәһәр халкы бу хәлләргә әле дә ышана алмый. Иң аянычлысы: күпме кешенең гомере өзелде. Һәлак булучыларны искә алырга килгән халыкның исәбе-хисабы юк. Барысы да "Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу комплексы янындагы утыргычларга чәчәкләр, уенчыклар куя.

Фаҗиганы үз күзләрем белән күрдем. Мин ул вакытта эштә идем. 22.00 сәгатьтә тәрәзәдән «Зимняя вишня»дан төтен чыкканын күрдем. Шунда ук үзәккә чаптым. Анда коткаручылар кешеләрне эвакуацияли иде. Шәһәр халкын эчкә кертмәделәр. Шау-шу, чабыш… Искә алырга да куркыныч. Барысы да мизгел эчендә булды. Бу күренеш әле бүген дә күз алдымнан китми. Янгын бинаның өске катында килеп чыккан, анда берничә кинозал һәм балалар уен мәйданчыгы. Сәүдә үзәге иркен, кинозаллары яхшы иде. Гаилә, туганнар белән күпләр шунда ял итәргә йөрде.


Фото: ГУ МЧС

http://kazanutlary.ru/?p=42635

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев