Балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре кертелә
Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде.
Бу хакта «Российская газета» 1 май көнне Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документка сылтама белән хәбәр итә. Хәзер беренче һәм икенче балага пособиене рәсмиләштерү өчен гаризаны әти-әниләренең кайда теркәлүе буенча гына түгел, ә теләсә кайсы шәһәрдә бирергә мөмкин. Элегрәк пособиеләр бары теркәлгән яшәү урыны буенча гына түләнә иде, ә бүгенге көннән аларны алу өчен вакытлыча теркәлү дә кирәк булмаячак, дип билгеләп үтелә.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/balalar-posobielren-aluny-yaa-kagyydlre-kertel
фотоo-krohe.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа