Балалар иҗат үзәгендә мәктәп музейлары җитәкчеләренең җыелышы булды
Шушы көннәрдә Балалар иҗат үзәгендә мәктәп музейлары җитәкчеләренең җыелышы булды.
Түгәрәк өстәл артында узган киңәшмәдә туган якны өйрәнүне үстерү мәсьәләләре, балаларны укыту һәм тәрбияләү эшендә туган якны өйрәнү материалын киң куллану буенча фикер алыштылар һәм конкрет карарлар кабул иттеләр.
Кидәшмәдә Олы Мәшләк мәктәбенең музей җитәкчесе В.Вафина, Шумбут мәктәбенең “Патриот” яшҗләр клубы җитәкчесе А.Тимофеева, Котлы Бөкәш авыл музее җитәкчсесе А. Бәдретдинова, Балалар иҗат үзәге методисты Л.Ибрагимова, яшьләр эшләре бүлеге белгече Ф.Бакировалар эчтәлекле, актуаль чыгышлар белән катнаштылар.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа