4 һәм 6 ноябрьдә Казан шәһәре телебашнясында бәйрәм утлары кабыначак.
Бу Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясе көненә багышлап әзерләнә, дип хәбәр иттеләр Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы - «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге»ндә.
4 ноябрьдә Россия триколоры фонында медиафасадта «Халыклар бердәмлеге көне белән!» дигән котлау барлыкка киләчәк.
6 ноябрьдә телебашня Татарстан гербы төсләренә керәчәк. Экранда татар һәм рус телләрендә республика Конституциясе көне белән котлау трансляцияләнәчәк.
Яктылык тамашасын ике көндә дә 17:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтергә мөмкин.
Нет комментариев