Айдар Гәбдинов: «Минем кызым грозный да, стервозный да түгел!»
Җәмгыять

Айдар Гәбдинов: «Минем кызым грозный да, стервозный да түгел!»

Узган көнне җырчы Айсылу Гәбдинова инстаграм тасмасында үзе хакында пост урнаштыра. Бу сүзләр әтисе, Татарстанның атказанган артисты, Айдар Гәбдиновта зур хис-кичерешләр уятты.

 «Грозный взгляд, возможно чуть стервозный. Твёрдый казалось бы характер... Но на самом деле я мягкая и пушистая! Но не для всех!», – дип яза Айсылу үзе турында. Әмма бу сүзләр әтисенә ошап бетмәгән, шуңа күрә ул пост астында җавап кайтара: «Грозный да түгел, стервозный да түгел, җыен тилемсәне котыртып үзең турында андый сүзләр язма! Кызым - кызкаем!».

Айдар Гәбдиновның сүзләренә кушылып тамашачылар да Айсылуга карата мөнәсәбәтен белдерделәр. 

Автор: Г. Вәлиева.

http://www.sahne.ru/kheberler/13249.html

rsloboda-rt.ru


Нет комментариев