Бүген, 21 октябрьдә, Яңа Арыш авылында аеруча җылы һәм бердәмлек хөкем сөрде.
Яңа Арыш китапханәсендә һәм авылдашларның актив катнашында, алгы сызыкка җибәрү өчен үлән чәйләрен әзерләү һәм тутыру буенча акция узды. Иртәдән үк Яңа Арыш авыл китапханәсе бүлмәсен җәйнең куе хуш исе биләп алды. Өстәлләрдә - авылдашлар куллары белән җыелган хуш исле үләннәр: карлыган һәм кура җиләге яфраклары, бөтнек, киптерелгән алма, мәтрүшкә.
Һәрбер үлән монда - ул бары тик үсемлек кенә түгел, туган җир кисәге, сәламәтлек һәм көч теләге. Зур уртак өстәл артында авылдашлар иңгә-иң куеп эшләделәр, үләннәрне дөрес җыю һәм киптерү серләре белән уртаклаштылар. «Бу эчемлек безнең егетләребезне салкын окопта җылытсын, аларга өй җылысын искә төшерсен һәм көч бирсен. Без монда, тылда, ә йөрәгебез белән - һәрвакыт алар белән», - диде авылдашыбыз Зәмзәмия Хөснетдинова.
Рәзилә Мөхәммәтрахимова, Яңа Арыш китапханәсенең мөдире.
Нет комментариев