Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Авыл офыклары" газета редакциясе укучыларына рәхмәтле

Менә яңа - 2020 елга да аяк бастык. Үтелгән юлларга борылсак, анда шатлык-сөенечләребез, уңышларыбыз да бар.

Иң мөһиме, без газетабызны, тиражыбызны саклап кала алдык. Әлбәттә, бу газета укучыларыбыз белән бергәлектә ирешкән уңыш. Һәрдаим район, авыл яңалыкларын безгә ирештергән, язмалары белән газетабызны баеткан актив хәбәрчеләребез Рамазан Кәбиров (Югары Тегермәнлек), Рәзилә Мөхәммәтрәхимова (Яңа Арыш), Нәзирә Миңнеханова (Юлсубино), Нәзирә Гыйззәтуллина (Казан), Гүзәл Хәбибуллина (Корноухово), Рузидә Гатауллина (Котлы Бөкәш), Күгәрчен, Зур Мәшләк мәктәбенең яшь каләм ияләренә дә рәхмәтебез чиксез. 
Бүген сез бу елның беренче санын кулыгызга аласыз. Газета битләрендә нинди темаларга язмалар күрергә телисез, аны тагын да эчтәлекле итү өчен нинди киңәш-фикерләрегез бар – языгыз, сездән хат-хәбәрләр көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз! 
Киләсе елларда да бергә булыйк, район сулышында яшик! 
                         

«Авыл офыклары» редакциясе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса