Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Һава торышы шаяртуын дәвам итә: Татарстан районнарында боз яуган, ә Казанны су баскан (ФОТО, ВИДЕО)

Быелгы җәй һаман шаккаттыра: Татарстанның Буа һәм Мөслим районнарында боз яуган. Ә башкалабызның кайбер районнарын яңгырдан соң тагын су баскан. Әлеге кадрлар, күз ачып йомганчы, интернет буйлап таралды. Буа районы "Байрак" газетасы бозлы яңгырның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен видео һәм фотолар аша җиткерә. "Авангард" агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә,...

Быелгы җәй һаман шаккаттыра: Татарстанның Буа һәм Мөслим районнарында боз яуган. Ә башкалабызның кайбер районнарын яңгырдан соң тагын су баскан. Әлеге кадрлар, күз ачып йомганчы, интернет буйлап таралды.

Буа районы "Байрак" газетасы бозлы яңгырның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен видео һәм фотолар аша җиткерә.

"Авангард" агрофирмасының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә, ике көн бозлы яңгыр яуган. Ул кырлардагы чөгендерләргә зыян салган - яфракларны тишкән. "Әгәр дә дымлы һава торышы сакланса, бу хәл чөгендернең үсешенә комаучаулык тудыруы ихтимал. Яфракларның тишекләре ялганмыйча, алар черергә мөмкин", - ди агроном.

http://matbugat.ru/news/?id=19177

фото из соцсетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев