Җәмгыять
Ата кеше 17 яшьлек кызы өчен 42 миллион сумлык җеназа үткәрә ]
Әти-әни баласы өчен кайчакта әллә нәрсәләргә әзер. Баламның хыялын чынга ашырам дип, акчаларын, вакытларын, көчләрен дә жәлләми кайберәүләр. Мәскәүдә яшәүче ир-атны хәтта кызының үлеме дә туктатмый. //Tatar today//
17 яшьлек Мәскәү кызы кечкенәдән артист булырга хыяллана. Мәктәпне бетергәч, ул театраль университетка укырга керергә тели. Әмма имтиханнарны биргән вакытта кызда 4 стадиядәге яман шеш авыруын ачыклыйлар. Кызганычка каршы, кыз озак та тормый үлеп китә.
Ничек кенә авыр булмасын, кызның әтисе үлем якынлашканын аңлый һәм алдан ук җеназага әзерләнә башлый. Кызын соңгы юлга затуны ул аның хыялы белән бәйли. Хушлашу мәҗлесенә театраль сәхнә ясала. Барлык кунакларга костюмнар тектерелә. Франциядән махсус бәллүр табут кайтарттырыла. Шулай итеп, әти кеше кызына әкияти бүләк ясый. Әлеге чараны үткәрергә 42 миллион сум акча тотылганы билгеле.
http://www.tulachi.ru/tt/news-all-world/item/8321-ata-keshe-17-yashlek-kyizyi-өchen-42-million-sumlyik-җenaza-үtkәrә-video.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев