Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әмир Хәниев: «Фигуралар ясаганда уйлар югала, рәхәтлек кичерәм»

Балык Бистәсендә яшәүче Әмир Хәниев үзгә шөгыль белән шөгыльләнә. Ул пластилиннан машина модельләре дә, җәнлек сыннары, мультфильм, анимация геройлары ясый

 Өч яшьлек сабый тормышындагы очрак аның бөтен алдагы тормышына тәэсир итә.

Балык Бистәсеннән Әмир Хәниевнең пластилиннан фигуралар ясавын белгәч, без аны редакциягә чакырдык. Ул тартмалардан сак кына үз эшләнмәләрен алып, аларны өстәлгә куя, ә без һәрберсенә сокланып карыйбыз. Монда машина модельләре дә,җәнлек сыннары, мультфильм, анимация геройлары да бар. Һәрберсе оригиналь, матур һәм чынга охшаган. Шедевр инде менә!
Ачык карашлы, дустанә егет безгә үзенең мавыгуы турында илһамланып сөйли башлады.
 -Өч яшемдә балалар бакчасында мин таган атынганда егылып, уң кулымны сындырдым, һәм аны сәламәт хәлдә булсын өчен, ни беләндер шөгыльләнергә кирәк иде. Әти – әнием миңа төрле конструкторлар, уенчыклар тәкъдим иттеләр. Әмма мин пластилин белән әвәләүне сайладым һәм төрле төсләрне аралаштырырга яратканымны хәтерлим.
Сабый язмышындагы бу очрак аның бөтен алдагы тормышына тәэсир итә. Әмир 14 ел инде сәнгать иҗатында. Ул үзен спортта да сынап караган, ләкин бу мавыгуы һәрвакыт беренче урында булган.  Бу сәнгатьне видео, фото һәм рәсемнәр буенча өйрәнә, үзе уйлап таба.  Фигураларны ясау өчен скальпель, шулай ук чистарткыч, гади карандаш кирәк. Үзенең бөтен иҗади эшчәнлеге дәвамында Әмир 500дән артык кул эшләрен булдырган. Алар  Әмир бүлмәсендәге шкафта урын алган.
 Укудан соң егет башта дәресләрен әзерли, аннары яраткан эше белән шөгыльләнә. Авырлыгына карап, өч-дүрт сәгать эчендә биш кечкенә яки ике-өч зур эшләнмә ясый ала. Аларны ныгыту өчен лак белән каплый.  
- Мин фигуралар ясаганда һәртөрле уйлар югала, рәхәтлек кичерәм, барысын да онытам һәм агым хәленә чумамын. Зур теләге һәм тырышлыгы булган һәркем фигуралар ясарга өйрәнә ала, - ди Әмир.  
 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Таңсылу   Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса