Республикабыз алдында зур вакыйга тора–2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Парламентына депутатлар сайланачак. Шул уңайдан 26 майда “Бердәм Россия” партиясе җөмһүриятебездә праймериз, ягъни кандидатларга алдан тавыш бирү уздырды.
Районыбыз халкы әлеге тавыш бирүләрдә зур активлык күрсәтте. Бу көнне барлыгы 8 санау участогы эшләде. Иртәнге сәгатьләрдә үк район үзәге халкы кандидатларга тавышларын бирү өчен район мәдәният йорты һәм Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә урнашкан санау участокларына килделәр. Моннан тыш Түбән Тегермәнлек, Күгәрчен, Котлы Бөкәш, Яңа Арыш, Масловка, Анатыш авылларында да тавыш бирүләр зур җанлылык белән барды. Гомумән, райондашларыбыз мондый сәяси вакыйгага битараф түгелләр, тавыш бирүдә катнашуны үзләренең җәмгыять алдындагы бурычы дип саныйлар. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов мәдәният йортында урнашкан участокка килеп үз тавышын бирде һәм фикерен белдерде.
–Без бергәләп Татарстаныбызның киләчәген билгелибез. Шуңа да “Бердәм Россия” партиясенең алдан тавыш бирү көнен оештыруны кирәкле миссия дип саныйм. Бүгенге нәтиҗәләргә карап киләсе сайлауларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның ахыргы исемлеге формалашачак,–диде ул.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов шулай ук 48 нче бер мандатлы Лаеш сайлау округы буенча кандидатлар арасында алдан тавыш бирүдә катнашты. Ул Казанда дебатта булды һәм районыбыз халкы белән дә очрашты.
Гомумән алганда, бу көнне район буенча барлыгы 3600 кеше тавыш бирде.
Фәрвәз Каюмова.
фотоgqrr.com
Нет комментариев