Алар Балык Бистәсе район башлыгы Рәхмәт хатына лаек булдылар
Шушы көннәрдә район хакимияте актлар залында үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Тәнзилә Закирова һәм Гөлназ Зарипова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бу бүләккә алар “Балалар һәм яшьүсмерләр “Алтын каләм – Золотое перо” республика бәйгесе финалы җиңүчеләре әзерләүдә керткән өлешләре өчен лаек булдылар.
“Авыл офыклары” газетасы җурналисты - коллегабыз Гөлназ Зариповага алдагы көннәрдә яңадан-яңа уңышларга ирешүен, хыялларының тормышка ашуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа