Алан–Полян авылында “Талантлы син, кеше туганым!” исемле күңелле очрашу булып үтте
“Бистә йолдызлары” клубы әдәби-музыкаль кичә оештыруны гадәткә кертеп җибәрде. Ел башыннан берничә авылда талантлыларны барлап сәхнәгә чыгарганнар иде. Күптән түгел Алан–Полян авылында “Талантлы син, кеше туганым!” исемле күңелле очрашу булып үтте. “Тормыш итәр өчен һәркемгә табигать нинди дә булса сәләт бирә.
Тырышлык һәм максатчанлык өстәлгәндә, дөньяда кеше үз урынын таба, күпмедер ки мәлдә уңышка да ирешә. Районыбызның талантлы шәхесләрен барлау, милли традицияләрне һәм йолаларны белү һәм аларны үсеп килүче яшь буынга тапшыру нияте белән без әлеге кичәне башлап җибәргән идек. Бүген дә уңышлы гына алып барабыз. Авылларга чыгабыз, талантлар җыябыз. Кичәләр дә бик күңелле үтә. Барысы да теләп катнашалар. Рәхмәтләр әйтеп калалар”,- ди әлеге клубның җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова.
Алан–Полян авылы җыр-моңга сәләтле кешеләргә бай. Араларында төрле яшьтәгеләр. Иң өлкәне - Нина Филлиппова, аңа 73 яшь. Һәр ел саен өлкәннәр көнендә оештырылган концертта бик теләп үзенең яраткан җырларын башкара икән. Әлеге авыл мәдәният йорты каршында “Алан” балалар фольклоры, Кызыл Йолдыз лесхозы мәдәният йорты каршында “Чулпы” халык фольклор ансамбле эшләп килә. Халыкара, Республика, районкүләм фольклор фестивальләрендә катнашып лауреат, дипломант, дипломнарга ия булган алар. Җитәкчеләре - Лариса Кибякова. Кичәдә алар чыгышлары белән барысын да сокландырды.
Районнан килгән кунаклар Семён Кузнецов, Сергей Фалин, алып баручы Гөлия Кәримуллина, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина әдәби-музыкаль кичәгә ямь өстәп тордылар. “Талантлы булу бәхете генә аз, талант та бәхетле булырга тиеш, дигән әйтем бар. Һәркемгә шундый бәхет насыйп булсын иде”,-дип бәйрәм ахырында теләкләрен җиткерде Гөлия Кәримуллина. Киләсе очрашу .. авылларныда булачак.
Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа