11 июнь көнне район Сабантуеннан соң, без – редакциянең хәбәрчеләр төркеме, Алан-Полян авылына юл тоттык. Биредә элеккеге йолаларның берсе - Симек көне үткәрелде.
Бәйрәмнең урыны кайда икән дип озак эзләп йөрисе булмады, ерактан ишетелгән җыр-музыка тавышы безне авыл уртасына – клуб янәшәсенә дәште. Без килгәндә халык инде шактый җыелган, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов тирә-юньне гөрләтеп халык арасында бәйгеләр оештыру белән мәшгуль иде.
Керәшен карендәшләрнең бәйрәмнәрне чын күңелдән, матур итеп үткәрүләрен күпләр белә торгандыр. Читтән карап торыш юк биредә, барысы да бердәм булып күңел ача, рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнаша.
Комиссия өстәле янында мәйданны күзәтеп утырган авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин да бәйрәм барышыннан бик канәгать. Аның янына килеп оештыру хакында кызыксынабыз.
-Симек бәйрәмен ел саен уздырабыз. Аның бит төп нигезе элеккеге йолаларга барып тоташа. Икенче төрле итеп әйтсәк, язны озатып җәйне каршылау көне буларак үткәрелә торган йола бу. Кунаклар да күп кайта, бәйрәмгә тирә-күрше авыллардан халык җыела. Әнә көрәшкә язылучылар арасында Алан-Полян, Кызыл-Йолдыз, Шомырбаш авылларыннан килгән егетләр дә байтак. Җырчы егет-кызларыбыз да үзебезнекеләр, - ди җирлек башлыгы.
Горурланып та, сөенеп тә әйтүе аның. Шулай булмыйни, көч-куәтләрен бәйгедә сынаучылар да, өздереп җырлаучылар да шушы яклардан канат ярганнар ләбаса.
Алан-Полян егетләреннән эшмәкәр Петр Ефремов, фермер Александр Григорьев бәйрәмне оештыруда төп ярдәмче булсалар, шулай ук Кызыл Йолдыз хуҗалыгының да булышлыгын әйтеп узды Исмәгыйль Сафин. Авыл халкы да бүләкләрне кызганмаган. Шуңа күрә уеннарда катнашучылар, үзешчән җырчыларның һәркайсы бәйрәмнең истәлек бүләгенә лаек булдылар.
* * *
Симек бәйрәменән соң ике көн үткәч Тройсын башлана. Төгәлрәк әйтсәк, Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Аны икенче төрле итеп халыкта Яфрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәме вакытында җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән.
Борынгыдан килгән бу матур йола хәтта дини бәйрәмнәр тыелган елларда да ул үз кыйбласын югалтмаган, халык аны саклап калган.
Хәзер ул Сабан туе бәйрәме традицияләрен дә үз эченә ала. Бәйрәм алдыннан, йоласына туры китереп, кичтән авыл буйлап гармуннар уйнап сөлгеләр җыела. Кайткан кунаклар да бүләк тапшыралар. Ә инде бәйрәмнең күңелле уеннарында, ярыш-бәйгеләрендә яше-карты да актив катнаша.
Быел Үри Чаллысы авылларында узган Тройсын да күңелләрдә матур, якты хатирәләрен калдырды. Халык бәйрәмне оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Фәрвәз Каюмова
Нет комментариев