Актив әбунәчеләр бүләкләнде
Корноухово мәдәният йорты мөдире Гүзәл Хәбибуллина мәдәният өлкәсендә уңышлы эшләү белән беррәттән, «Авыл офыклары» район газетасы тормышында да актив катнаша. Ул күп еллар дәвамында төрле темаларга язылган язмалары белән газета укучыларыбызны шатландырып тора.
Бу көннәрдә «Татмедиа» җәмгыяте басмаларга язылу квитанцияләрен җибәргән иң актив әбунәчеләрне бүләкләде. Алар арасында Гүзәл Хәбибуллина да бар.
-Безнең нәселдә китап, газета уку канга сеңгән. Чөнки әни мин укырга кергән елны ук «Сабантуй» гәҗитен (ул елларда ул гәҗит буларак нәшер ителә иде) «Салават күпере» журналын алдыра иде. Мин аларны күз карасы кебек, өстәл астындагы кәгазь тартмага җыеп бара идем. Әнием үзе өчен гомер буе «Юлдаш», район газетасын, «Сөембикә» журналын алдырды. Гәҗит-журналлар килгән көн - безнең өчен бәйрәм иде.Барлык кичке эшләрне бетерәсең дә, рәхәтләнеп матбугат белән танышасың. Хәзер үзем дә шактый гына гәҗит-журналлар алдырам. Ел саен 5-6 меңлек матбугатка язылам. Араларында шәхси басмалар да бар. Кайберләре белән үзем дә хезмәттәшлек итәм. Шәхсән мин интернеттан укырга яратмыйм. Миңа гәҗит-журналларны кулга тотып укырга кирәк.
«Татмедиа» җәмгыяте инде менә икенче ел мине истәлекле бүләк белән сөендерә. Әлбәттә, үзенә булган игътибарны кем яратмый инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа