АКШ гражданины бөтен гаиләсен атып үтергән...
Вашингтон штатында яшәүче әлеге бәндә бөтен гаиләсен, шул исәптән Россиядән асрауга алган ике баланы да атып үтергән, дип хәбәр итә gazeta.ru.
Ул әлеге хәл турында үзе телефоннан хәбәр итә. Аның белән өч сәгатькә якын аралашкач, спецназ йортны штурмлау карарын кабул итә, тик өлгерә алмыйлар: әлеге ир-ат арткы бакчада үз-үзенә кул сала.
Ул хатынын, Россиядән асрауга алган ике улын үтергән. Кытайдан асрауга алган кызы исән кала.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54715-aksh-grazhdaninyi-bөten-gailәsen-atyip-үtergәn.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев