Җил сызгырына-сызгырына колакларны чеметте, җиң эчләренә кереп кул чукларына кагылды. Үз көчен күрсәтүеме, әллә шаяруы идеме, тик адәм баласының ихтыяр көче, үҗәтлегенә ул да гаҗәпсенде булса кирәк, юлга сибелгән карны себереп йөрде-йөрде дә, тынып калды. Ә ак халатлы фәрештәнең күңелендәге тантана, җанны җылытырдай шатлыгы бу минутларда бар җиһанга җитәрлек иде.
...”Рәхмәт сиңа, апа, әниемне терелткәнең өчен мең рәхмәт”,–дигән авазны кабат ишеткәндәй булды Фәйрүзә. Күз алдына әнисе янында бөтерелеп йөргән нәни кызчык килде. Үзенә йөкләнгән эшне генә башкарды югыйсә, әмма бу гаиләгә иң газиз кешенең саулыгын кайтару–иң олы бәхетне бүләк итү иде.
Уйларында үткәннәргә еш кайта ул. Яшел Үзәндәге медицина көллиятендә укыган еллары, диплом алып туган ягы–Теләчедә эш башлаган вакытлары, аннары Балык Бистәсенә килеп урнашулары–барысы да кул сузымында гына кебек. Әмма шактый гомер–ике дистә елдан артык вакыт узган. Шул еллар эчендә күпме изгелек кылынгандыр да, күпме рәхмәт сүзләре ишетелгәндер. Район үзәге хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы, соңрак “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә фельдшер булып эшләү дәверендә кеше сәламәтлеге өчен көрәшләр аз булмады югыйсә. Хәтерне яңарту гына кирәк, барысы да бүгенгедәй күз алдына килеп басачак.
Бүген дә шул җаваплы, мактаулы эшендә Фәйрүзә Фәтхулла кызы Шаһиева. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырулар янына беренче ярдәмне күрсәтер өчен ашыга ул. Дәва белән бергә юатыр сүзен дә таба. Җитди йөзле, әмма мөлаем, сөйкемле карашыннан ук күңелгә тынычлык иңә.
–Төрле чакны күрергә туры килде: берәүләр фаҗигага очрый–алар янына ашыгасың, икенчеләр кан басымы, йөрәк авыртулары белән интегә–аларның чакыруын кабул итәсең. Без күрсәткән ярдәмнән авыру тернәкләнә икән, ул барыбыз өчен дә куанычлы сәгать-минутлар. Кайчакларда төнге чакырудан кайтып килгәндә берәр фатирның тәрәзәсендә ут күрсәм, йөрәгем жу итә, авырудан йоклый алмыйлардыр кебек тоела,–ди ул.
Нишлисең, шәфкатьле җаннарга тиңләсәк тә, күз алдында үлемнәрне кичерергә, рәнҗетүле сүзләр ишетергә, соңрак гафу үтенеп килгәннәрен дә тыңларга туры килә аларга. Әмма олы йөрәкле булу, мәрхәмәтле күңел барысын да үткәрә. Андый чакларда әнисе Миңнегөл апа әйткән сүзләре исенә төшә: “Сабыр бул, балам. Түземлеләр генә бәхеткә ирешә”.
Ә ул, бүгенге көндә, чыннан да бәхетле. Яраткан хезмәте, янәшәсендә ышанычлы терәге–ире, газиз балалары, балдан татлы оныклары бар. Кайда булса да кадер-хөрмәте зур. Шушы көннәрдә булып үткән юбилей кичәсендә дә котлаулар, чәчәк бәйләмнәре белән бергә матур теләкләр күп яуды аңа. Телефон шалтыравы көнозын өзелмәде. Һәркем үзенә изгелек кылган, якынына сихәт, дәва биргән “фәрештәсенә” рәхмәтен җиткерде.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев