“Ак калфак”лылар сәфәрдән кайтты
Җәмгыять

“Ак калфак”лылар сәфәрдән кайтты

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының чираттагы утырышы  Удмуртиядә булды. Әлеге чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының райондагы җирле бүлегеннән Рәсимә Гарифуллина да катнашты.

- Күчмә утырышка Россиянең төрле төбәкләреннән 60 лап вәкил җыелды. «Тамырлар белән көчле без» темасына багышланган утырышның пленар өлешендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шайхразиев катнашты һәм чыгыш ясады,--диде ул. «Ак калфак»лылар республиканың Балезино районының берничә гасырлык тарихы булган Кистем һәм Паюра авылларында булганнар. Әлеге җыелуның төп максаты татар милли традицияләрен саклау эшендә тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән.

 

Автор Фәрвәз Каюмова.

фотоhusky.forum.ru


Нет комментариев