Аерылышкач, балдакны нишләтергә?
Гадәттә күпләр бер-берсенә бик рәнҗеп, үпкәләп, ачуланып аерылыша. Кайберәүләр бу вакытта җан ачуы белән никах балдакларын атып бәрә. Гаҗәпләнерсез, ләкин алар дөрес эшли, еллар буе җыелган негативтан арына.
Психологлар да никах балдагын сакламаска киңәш итә. Хәтта сул кулга киеп йөргән балдак та һәрвакыт уңышсыз мөнәсәбәтләр турында искә төшереп торачак. Бу яңа танышуларны да тоткарларга мөмкин.
Халык сынамышларына ышансак та. Аерылышканнан балдакны я ташларга. Я эретеп, башка бизәнгеч эшләтергә кирәк.
Әгәр кеше бу балдакны башкага бүләк итсә, ул аңа барлык негативны да күчерәчәк.
Бик сирәк очракта кешеләр матур итеп, яхшы мөнәсәбәтләр саклап аерылыша. Бу очракта никах балдагын истәлеккә сакларга мөмкин, ди белгечләр.
https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-09-18/aerylyshkach-baldakny-nishl-terg-4392986
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев