6 яшьлек малай балалар бакчасыннан качкан
Мәскәү читендәге балалар бакчасында булган хәлдән соң төркем тәрбиячесен, аның ярдәмчесен һәм каравылчыны эштән куганнар.
30 гыйнварда әлеге балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек бала көпә-көндез качып киткән. Малай Пятницкий шоссесы буйлап китеп барганда аңа урамдагы халык игътибар итә. Бала язмышына битараф булмаган кешеләр шунда ук полиция чакырта. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны өенә илтеп куя. Соңрак ачыклануынча, үткер малай тәрбияченең магнит картасын табып ала һәм ишекне ачып чыгып китә. Учреждение хезмәткәрләре аның югалуын башта сизми дә, аннан соң аны балалар бакчасы территориясендә эзли башлый, дип яза Кызыл таң. Әлеге вакытта мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тикшерү эшләре бара.
Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=28044
фотоrsloboda-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа