Яшь парлар таныша, кавыша, иң якын туганнарын бергә җыеп никах, туй мәҗлесләрен оештыра. Яңа гаилә барлыкка килә, гашыйклар өчен яңа тормыш башлана. Барысы да әлеге юлның озын һәм бәхетле булуына ышана, тик бәхет артыннан кайгы да килә ала шул…
4 декабрьдә Түбән Кама шәһәренең ОАО «Танеко» төзелеш мәйданында 25 яшьлек егет 20 метр биеклектән егылып төшә. Егетнең шахта баскычыннан төшкәндә аягы шуып китә. Кызганыч, ул саклык каешын бәйләмәгән була. Алган җәрәхәтләрдән эшче шул ук мизгелдә җан бирә.
Шунысы билгеле: Егет Түбән Камага Башкортстаннан килгән. Октябрь аенда алар сөйгәне белән никах укытып, туйга әзерләнә башлый. Кызганыч, әлеге мәҗлесне оештыру язмаган булып чыга.
http://saby-rt.ru/news/novosti/25-yashlek-eget-nikakhtan-so-ber-ay-tg-vaigale-tst-l-bulgan-khl
Нет комментариев