2018 елда Россиядә цифрлы телевидениенең аналогын өзәләр
Җәмгыять

2018 елда Россиядә цифрлы телевидениенең аналогын өзәләр

Сәбәп - әлеге юнәлешне субсидияләүдән баш тартуга бәйле. 2018 елда Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, дип яза "ТАСС". Цифрлы телевидениегә күчү өчен исә Россиядә мультикомплекслар, ягъни гомум ачык цифрлы каналлар пакетлары булдырылачак. Аларның беренчесе...

Сәбәп - әлеге юнәлешне субсидияләүдән баш тартуга бәйле.

2018 елда Россиядә аналоглы, ягъни гадәти, электр сигналы аша эшләүче телевидение өзеләчәк дип белдерде журналистларга РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, дип яза "ТАСС".

Цифрлы телевидениегә күчү өчен исә Россиядә мультикомплекслар, ягъни гомум ачык цифрлы каналлар пакетлары булдырылачак. Аларның беренчесе федераль телеканлларны һәм радиоканалларны үз эченә алачак. Анда "Беренче канал", "Россия-1", "Россия-2", НТВ, "5 канал", "Россия-Культура", "Россия 24", "Карусель", ОТР, ТВЦ каналлары кергән.

Беренче мультиплекска кергән телеканаллардан аермалы буларак, икенче мультиплекстагы телеканалларны спутник һәм кабель операторлары аша бушлай тарату мәҗбүри түгел. Алар - "Рен-ТВ", "Спас", СТС, "Домашний", ТВ3, "НТВ+ Спорт", "Звезда", "Мир", "ТНТ", "МузТВ". Бу каналлар Россиядә тамашачылардан абунә өчен түләтмичә таратыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев