Балык Бистәсенең " Кызыл йолдыз" урманчылыгы хезмәткәрләре бәйрәмнәрен ничек каршылыйлар?
Җәмгыять

Балык Бистәсенең " Кызыл йолдыз" урманчылыгы хезмәткәрләре бәйрәмнәрен ничек каршылыйлар?

16 сентябрь-Урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне Уңышларының нигезе тырыш хезмәттә

 

Республикабызда алдынгылардан саналган «Кызыл Йолдыз» урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылыйлар.

Кызылйолдызлылар язгы чорда 103 гектар мәйданда агач утыртканнар, 156 гектарда урман культураларын өстәмә яңартып  чыкканнар. Бу эш сентябрь ахырыннан дәвам итәчәк. 908 гектарда урман культураларын, 593 гектарда яшь агачларны тәрбияләү эшләре башкарылган.

Питомникларында 1 миллионнан артык үсенте күкрәп үсә.

-Һәр елны 600 мең имән, нарат, чыршы, карагай, юкә, зәңгәр чыршы, күп төрле куаклар үстерәбез. Кыскасы, җаның ниндине тели шундый агач, куак бар бездә, райондашлар килеп алсыннар гына,- ди урман культуралары буенча инженер Иван Большаков.

Урман хуҗалыгы Алабугадагы  ДСП,МДФ җитештерүче Кастамону төрек фирмасына 28500 куб метр, Яшел Үзән фанера заводына 5100 куб.метр агач озаткан.

 

-Ирешкән уңышларыбызның нигезендә бердәм коллективыбызның фидакарь хезмәте ята,-ди урман хуҗалыгының директоры Альберт Закиров.

Агач әзерләүдә “Амкодор” базасындагы урман әзерләү комплексында эшләүчеләр Алмаз Усманов, Фәрит Шигабиев, Николай Яковлев, Артур Дементьев өлгерлек күрсәтәләр икән. Алар сменага 130-140 куб.метр агач әзерлиләр. Төягеч-манипуляторлар белән идарә итүче Рамазан Гыймаев, Азат Гарипов, Ирек Баһавиев Данил Гафаровларның җитезлегенә күз иярерлек түгел.

Прицеплы “Камаз”лар белән агач ташучы Айрат Надыршин,Нәҗип Габдрахимов һәр көнне диярлек 200әр чакырым юл узалар.

 “Кызыл Йолдыз” урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәре алдыннан игълан ителгән “Урман атналыгы-2018” табигатьне саклау акциясенә дә бердәм кушылдылар. 16 кешедән торган бригадалары 34 килограммнан артык каен орлыгы җыйганнар. 2 гектардан артык мәйданда агач утыртканнар. 3гектар мәйданда урманны корган, ауган агачлардан, чүп-чардан арындырганнар, юл буйларындагы баннерларны алыштырганнар. Бу эшләрдә 30 га якын кеше катнашкан.

Менә шулай үзләренең игелекле, фидакарь хезмәтләре белән иң зур табигый байлыгыбыз булган урманны саклыйлар, тәрбиялиләр, үстерәләр кызылйолдызлылар.

 Илгиз Җамалиев.

фотоplaycast.ru

 


Нет комментариев