14 нче октябреннән Рәсәйнең 21 төбәгендә федераль каналларны аналог рәвешендә тапшыру туктатыла
2019 нчы елның 14 нче октябреннән Рәсәйнең 21 төбәгендә федераль каналларны аналог рәвешендә тапшыру туктатыла.
2019 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул иткән №574 карары нигезендә, цифрлы телевизион эфир тапшыруга күчү вакытында социаль яктан якланмаган гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатында, бу төр сигналны кабул итү өчен кирәкле приставка һәм антенна сатып алу чыгымнарын каплау каралган.
Гаилә бюджетын яклау йөзеннән чыгымнарны кире кайтару каралган кешеләргә приставканың һәм антеннаның чынбарлык бәһасе күләмендә, әмма һәр җиһаз өчен 1000 сумнан артмаган күләмдә кайтарыла.
Әлеге чыгымнарны кайтаруда түбәндәге категория гражданнар файдалана ала:
- Балага ай саен түли торган пособие алып, бер кешегә исәпләгәндә керемнәре яшәү минимумыннан ким булган күп балалы гаиләләр;
- Балага ай саен түли торган пособие алып, бер кешегә исәпләгәндә керемнәре яшәү минимумыннан ким, физик мөмкинлекләре чикләнгән булган бала тәрбияләүчеләр;
- Бер кешегә исәпләгәндә керемнәре 20000 мең сумнан артмаган 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз (яки пенсионерлардан торган гаилә) яшәүче пенсионерлар.
Чыгымнарны кире кайтару өчен 2019 нчы елның 1 нче декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча урнашкан республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенә гариза бирүче, алдагы 3 айга йорт хуҗалыгындагы һәр әгъзаның керемнәрен, приставка һәм телевизор антеннасы сатып алынганны раслый торган документларны тапшырырга кирәк.
Ә ай саен балалар өчен пособие алып яшәүче гаиләләр керемнәре турындагы документлар бирүдән азат ителәләр.
Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең телефоннарын һәм адресларын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының http://mtsz.tatarstan.ru/rus/otdeleniya-rtsmp.htm . рәсми сайтында белешергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа