Танылган җырчы Альбина Апанаева хастаханәдә. Ул акыл тешен алдырган, әмма анда абсцесс (үлек җыелган) башланган.
Табибларга операция ясарга туры килгән. “Теш бик уңайсыз урында урнашкан булган”, – дип сөйли җырчы.
– Эмоциональ халәт, дөресен әйткәндә, авыр. Елмаерга тырышсам да, елыйсы килә. Күпләр операция буенча киңәшләр сорый, барысына җавап бирергә тырышам, булышам. Әмма күңелем елый. Барысын аңлыйм, әмма күңелнең кабул итәсе килми. Вакыт кирәк, түзем булырга кирәк. Барысы да җайланыр, – дип сөйли Альбина.
Янәшәсендә якыннары, дуслары булуын да искәртә. Барлык җылы сүзләр җиткергән кешеләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерә.
– Бүген иртәнге аш вакытында медицина формасын кигән ханым керде. “Сез мине белмисез, әмма мин сезнең иҗатыгызны күзәтеп барам. Хәлегезне белергә кердем”, – диде. Баллы күчтәнәч тә алып керде. Күңелгә җылы йөгерде. Дөньяда нинди игелекле, эчкерсез кешеләр бар! Рәхмәт”, – дип яза җырчы социаль челтәрләрдә.
Нет комментариев