Урман сакчысы: Иван Большаковның хезмәт юлы
Җәмгыять

Урман сакчысы: Иван Большаковның хезмәт юлы

Иван Николаевич Большаков бөтен гомерен Кызыл Йолдыз урманчылыгына багышлаган.

Ул монда 1978 елда эшкә килеп, агач кисүче булып урнашкан. Соңрак Лубян урман хуҗалыгы-техникумын тәмамлаган. 1981 елдан урман сагы инженеры, ә аннары урман торгызу һәм урман хуҗалыгы инженеры булып эшли башлый. Биш ел дәвамында Иван Николаевич җитәкче урынбасары вазыйфасын били.
Пенсиягә чыккач та ул яраткан эшен ташламый һәм кабаттан урман торгызу инженеры вазифасына кайта. Бүгенге көндә аның карамагында – орлыклар белән эшнең тулаем циклы: җыюны оештыру; күркә киптерү цехында эшкәртү; план үтәлешен тикшерү; орлыкларны анализга җибәрү; кирәкле документларны рәсмиләштерү.

– 2026 елда без 35 килограмм ылыслы токым орлыклары җыйдык, шуның 20 кг. – наратныкы, 15 кг. – чыршыныкы. Яз көне без аларны чәчү белән шөгыльләнәбез. Быел 70 сутый мәйданны ылыслы токым орлыклары, ә 4 сутыйны имән белән чәчтек. Ә август башында 15 килограмм каен орлыгы җыйдык, инде аларны язын күчереп утырту өчен теплицага иттек, – дип сөйли белгеч.

– Параллель рәвештә утырту буенча зур күләмле эш алып барыла: 80 гектар мәйданга үсентеләр утыртылды, аларга хәзер тәрбия күрсәтелә. Нарат һәм имән үсентеләре питомникта ике ел үстерелә, аннары урманга күчерелә. Чыршыга вакыт күбрәк кирәк – өч ел, – дип аңлата Иван Большаков. 

 


Ел саен биредә якынча 5 тонна нарат күркәсе җыялар. Орлыклар нибары 1 процент  кына чыккан очракта да, бу 50 килограмм чиста чәчү материалы бирә дигән сүз. Эшкәртү процессы катлаулы һәм төгәллек таләп итә.
Алдан киштәләрдә киптергәннән соң, чималны (якынча 40 кг.) әйләнеп торучы барабанлы киптергечкә салалар. Мич эчендәге температура катгый контрольдә тотыла һәм 55 °C тан артмаска тиеш. Барабанны һәр 15 минут саен кул белән әйләндереп торалар. Җылылык йогынтысында күркәләр ачыла һәм орлыклар коела. Орлыклар ике тәүлек дәвамында өзлексез кибә, шуннан соң аларны канатсызландыру җайланмасына тапшыралар. Аннары чиста килеш аларны анализга җибәрәләр. Һәр партиягә җыю урынын һәм вакытын күрсәтеп паспорт тутырыла.
Бу документтан башка орлыкларны питомникта файдалану катгый тыела. Бу процессны хатын-кыз хезмәткәрләр башкара: җәй көне алар питомникта чүп үләннәрен утыйлар, ә кышын күркә киптерү цехында эшлиләр.

Шулай итеп күпьеллык табигать циклы ябыла: җыелган орлыклардан үсентеләр барлыкка килә, алар исә кодрәтле урманга әверелә. 60 елдан яңа агачлардан кабат орлык уңышын җыячаклар, ә 80 елдан – аларны кисеп, чираттагы буынга урын бушатачаклар. Урманда тормышның мәңгелек әйләнеше әнә шундый.
 


Нет комментариев