10 сентябрендә Яңа Арыш авылында көтеп алынган шатлыклы вакыйга - җирле үзидарәнең яңа бинасын ачу тантанасы булды.
Иртәдән үк яңа административ бина янындагы территория бәйрәм рухы белән тулды. Бина якты һава шарлары белән бизәлгән иде, бу исә барлык катнашучыларда күтәренке кәеф тудырды.
Яңа Арыш халкы кунакларны тантаналы музыка астында җылы каршы алды. Ачу тантанасын Гөлия Кәримуллина алып барды.
Бу истәлекле вакыйганы уртаклашырга, район өчен аның мөһимлеген ассызыклап, хөрмәтле кунаклар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин кайтты.
Рәсми тантана тәмамлангач, кабинетлар буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар иркен бүлмәләрне, эчке интерьерның заманча дизайнын һәм белгечләрнең эш урыннарының техник җиһазланышын югары бәяләделәр. Әлеге вакыйга Татарстан Республикасында авыл территорияләренә ярдәм программаларын гамәлгә ашыруның уңышлы булуын күрсәтә. Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
Нет комментариев