Балтач авылыннан тыл хезмәтчәнен 94 яшьлек юбилее белән котладылар
Җәмгыять

Балтач авылыннан тыл хезмәтчәнен 94 яшьлек юбилее белән котладылар

Балтач авылында тыл хезмәтчәне Мостафина Нурлыбанат Хөсәен кызын 94 яше белән котладылар.

Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова юбилярга исәнлек-саулык, җегәрлек, иминлек һәм гаилә җылысы теләп, җылы теләкләр белән килде. Нурлыбанат Хөсәен кызына рәхмәт сүзләре, тынычлык, игелек һәм озын гомер теләкләре яңгырады. Кунаклар аның янәшәсендә һәрвакыт туганнары һәм якыннары булуын, ә һәр көннең шатлык һәм җылылык китерүен теләделәр.


Нет комментариев