Бүген, 20 сентябрьдә, Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан сакланачак. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.
Салкын төннән соң (+3..+8 градус, төбәкнең көнбатышында – +11 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак (Казанда термометр баганалары +20...+22 градуска кадәр күтәреләчәк).
Нет комментариев