ТОС - район халкы мәнфагәтьләрен кайгырта
Җәмгыять

ТОС - район халкы мәнфагәтьләрен кайгырта

Район үзәгендә бүгенгесе көнне тугыз территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОСлар) көйле генә үз эшчәнлекләрен алып баралар.

Боларның башында торучы һәм яңа эшкә нигез салып, даими рәвештә ярдәм итеп, олы эшләргә рухландыручы Балык Бистәсе шәһәр комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов исемен телгә алмасак язмабыз тулы булмас иде. Район үзәгендәге әлеге җәмәгать  оешмаларына нигез салып аның  башлап йөрүен, мөгаен, күпләр белмиләрдер дә.

Бу хезмәтне башкара алырдай төпле кадрларны җирле халык арасыннан күпьеллык эшчәнлекләре нәтиҗәсендә абруй казанырга өлгергәннәрен барлап, яңа вазыйфага тарта алуы белән дә мактауга лаек.
Менә шундый яңа эшне башлап җибәрүче, үз халкы белән киңәшләшеп эшләүче, ветеран җәмәгать үзидарәсе рәисләре исемнәре бүген район үзәгендә күпләргә  яхшы таныш дип беләм.  

Без дә  укучыларыбызга  Раилә  Дудко белән Шамил  Мәхмүтовның  үз халкы өчен  тырышып йөрүчеләр булулары хакында тагын бер кат искәртеп үтәсебез килә.  Алар икесе дә бу яңа эшне башлап йөрүчеләр буларак үз участокларында гына түгел, райондашларыбыз арасында да зур хөрмәт яуларга өлгергән җитәкчеләр. Монда мөгаен, аларның  кече яшьтән үк җәмәгать эшләрендә актив катнашып, хезмәт чыныгуы алуларының да уңай йогынтысы тими калмагандыр.


Әнә шулай соңгы нәтиҗәләр өчен тырыш хезмәт куеп яшәгәнгә, күпләр үз итә дә инде аларны. Чөнки, хезмәтләре алар  участогына аяк баскач та  күзгә ташлана. Кайберәүләр кебек әмер биреп, эш кешеләрен читтән күзәтеп йөреп һәм матур сөйләп кенә мондый күркәм нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Андыйларны халык та  өнәп бетерми. Ә менә югарыда телгә алынган җитәкчеләр яшьләрнең алыштыргысыз остазлары да. Район үзәгендә алар үрнәгендә үз эшчәнлеген алып баручы  ТОС рәисләре Галина Королева, Надежда Саркина, Фирдисә Бакирова, Данис Ризаев, Елена Пузырькова һәм  Илһам Мөхәммәтҗанов та тәүге адымнарын атлап яңа эшне башлаганда югарыда телгә алынган ветераннарыбызның акыллы киңәшләренә колак салмый  калмаганнардыр.


Кыскасы, Бистәнең ТОС  җитәкчеләре арасында очраклы хезмәткәрләр юк. Барысы да үз  участокларын яхшы беләләр, халык белән җылы аралашып яшиләр һәм көйле эшлиләр. Әнә шулай янәшәдәгеләр белән уртак тел табып, кайбер кыенлыкны оператив төстә  чишү юлын таба белгәнгә аларның эшләре көйле бара, халык арасында дәрәҗәләре артканнан арта.


Монда әлбәттә инде, авыр минутларда ярәмгә килеп, булышлык күрсәтүче Марс Мәгыйзовка рәхмәт. Менә шулай бергәләшеп, киңәшләшеп эшләгәндә генә кайбер ялгышлыкларны соңармыйча төзәтергә, территориаль җәмәгать үзидарәсендә үрнәк тәртип булдырырга мөмкин. Бүгенгесе көнне район үзәгендәге көйле эшләүче тугыз  ТОС рәисләренең һәрберсе халыкның тыныч, имин яшәүләре өчен җан атып йөрүче затлар. Алар барысы да үз карамакларында булган  дистәләгән урам-тыкрыкларның чиста, тәртиптә булуын тәэмин итәләр. Үз биләмәләрендә яшәүче берәр мең,  урыны белән аннан да күбрәк булган җирле халык ихтыяҗларын кайгыртып, кул астында техник мөмкинлекләре һәм финанс чыганаклары булмаса да үз вазыйфаларын  җиренә җиткереп башкарырга тырышалар.   
         

Идрис Аметов,
     «Кирпичный» ТОСы рәисе.


Нет комментариев