Күгәрчен авылы районыбызда иң зур авыллардан санала. Шуңа бездә өч мәчет исәпләнә.
Дөрес, иң борынгы мәчетләрнең берсендә әле төзекләндерү эшләре алып барыла. Аллаһыбыз насыйп итсә, ул да тиздән ишекләрен ачар, дип өметләнәбез. Калган ике мәчетнең эшчәнлегендә исә халыкның дингә тартылуын бик ачык күрергә була.
Октябрь аенда мәчетләрдә укулар башланды. Мин үзем «Хәдичәбикә» мәчетендә мөгаллимәлек итәм. Бу әле беренче уку елыбыз. Шулай да 15 хатын-кыз бер төркемгә җыелып гыйлем алуга керештек инде. Мөгаллимлек эшенә тәвәккәллек итүемә остазым Тәслимә апа Шаһиеваның булышлыгы, киңәшләре зур терәк, таяныч булды.
2010 елда ачылган “Хәдичәбикә” мәчете тышкы як матурлыгы белән үк ерактан үзенә җәлеп итеп тора. Эчке ягын да быел яңарттык. Рамазан ае ифтарлары вакытындагы сөйләшүдән соң мәчетебезгә җыелган сәдака акчаларыннан тарттырылма түшәм ясалды, ут чыбыклары яңартылды, тәрәзәгә челтәрләр, пәрдәләр алынды. Кухняны яңа гарнитурлар, газ плитәсе һәм кирәк-яраклар белән җиһазлауда авылдашыбыз, Котлы Бөкәштән Айдар Гыймадиев бик зур ярдәм итте.
Мәчетнең имам-хатыйбы Низаметдин абый Гыймадиевка, мәчетне пөхтә итеп, юып, барлап торган Гөлшат Шәрәфиевага, шулай ук булышкан һәркемгә дә авылдашларның рәхмәте чиксез.
Аллаһ йортыннан илаһи нур, шифа биреп һәр көн азан тавышы яңгырый. Бу үзе үк әби-бабайларның оныкларына ислам дине нигезләрен кечкенәдән өйрәтүгә уңай йогынты ясый. Күңелләребездә иман нуры сүрелмәсен иде, мәчеттә алган гыйлемнәрнең ике дөньяда да игелеген күрергә насыйп булсын.
Раушания Әхмәдиева.
Күгәрчен авылы.
Нет комментариев