Дингә кагылышлы сораулар
Җәмгыять

Дингә кагылышлы сораулар

Көлү намазны бозамы? Иреңнең чәчен кисәргә ярыймы? Әни гөле сагыш китерәме? Көндәлек тормышыбызда динебезгә кагылышлы сораулар еш туа.

Бүгенге сәхифәбездә укучыларыбызны борчыган шундый мәсьәләләргә җавап эзлибез. Сездән килгән сорауларны без дин әһелләребезгә юлладык Һәм менә нинди җаваплар алдык.

– Күптән түгел чәчтараш булып эшли башладым. Намазлы, яулыклы мөслимәгә ир-атның чәчен кисәргә ярыймы икән? Мин өйдә иремнең, ир туганнарымның чәчен ала аламмы?

– Шәригатебездә хатын-кызга чит ят кешеләрнең чәчен алу тыела. Хатын-кызга махрам булган, ягъни ул кияүгә чыга алмый торган кешеләрнең (әтисе, бабасы, ире, абыйсы, энесе, балалары, ир туганнары, иренең әтисе, әти-әнисе ягыннан абый-энеләре. – ред.) генә чәчен алу рөхсәт ителә.

фото "Татар-Информ"

– Кыз балага туган йортыннан гөл алып китәргә ярамый, диләр. Ни өчен шулай дип әйтәләр икән?

– Динебездә андый тыю юк. Бу кешеләр уйлап чыгарган ырым-шырым гына. Шуңа күрә аңа ышанырга ярамый.

– Сәдаканы башка диндәге кешегә бирергә ярыймы? Бу гөнаһ түгелме?

– Әлбәттә, ярый. Әгәр кеше сәдакага мохтаҗ икән, аның кайсы диндә булуы мөһим түгел. Аллаһы Тәгалә аның савабын, әҗерен насыйп кылыр.

– Бер көнне намаз укыганда ялгыш көлеп җибәрдем. Хәзер эчем поша инде. Намазым кабул булмагандыр, шулай бит?

– Көлү – дөрестән дә, намазны боза торган гамәл. Шыпырт кына көлү намазны боза. Әгәр кеше башкалар ишетерлек итеп шар ярып көлсә, аның намазы да, тәһарәте дә бозыла.

– Якын туганыңа Яңа ел бәйрәменә бүләк итеп сүрәләр укый торган лампа бүләк итсәң ярыймы? Гомумән, бүләккә догалар, «Аллаһ» исеме язылган, сүрәләрдән өзекләр китерелгән китапчык, сувенир, савыт-саба ише әйбер бирергә ярыймы?

фото "Татар-Информ"

– Билгеле булганча, Яңа ел – шәригатебез бәйрәме түгел. Шуңа күрә бүләкне Яңа ел белән котлап түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, дип бирергә кирәк. Ник дигәндә, динебез бүләкләр бирешүне, туганлык җепләрен ныгытуны куәтли. Бу хакта хәдисләрдә дә әйтелә. Пәйгамбәребез: «Һәр гамәл ният белән кабул ителә», – ди. Шуңа күрә нинди генә эшкә алынсак та, иң беренче чиратта ниятебез дөрес булырга тиеш. Шул ук Яңа ел бүләгенә килгәндә дә, аны, Яңа ел белән котлыйм, яки, Кыш бабай алып килгән бүләк бу, дип түгел, ә Аллаһ ризалыгы белән туганлык җепләрен ныгыту өчен бирәм, дип тапшырырга кирәк.

– Битемдәге булган кимчелекләрне операция ярдәмендә матурлатасым килә. Якыннарым, бу – зур гөнаһ, дип ясатмаска үгетли. Миңа ни эшләргә икән?

–  Тәнебез безгә җаныбыз кебек үк әманәт буларак бирелгән. Тәннең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә. Ул безгә чиста тән биргән икән, без аны шундый ук чиста хәлдә кире кайтарып бирергә дә тиешбез. Әгәр дә без аны төрле үзгәрешләр белән кайтарабыз икән, безгә Аллаһы Тәгаләнең ачуы, ләгънәте булачак. Әгәр кеше, берәр бәла-казага дучар булып, тәненә зәгыйфьлек килсә һәм ул аңа алга таба яшәргә комачауласа, ул вакытта тәнне, әгъзаларны төзәтергә, үзгәрешләр кертергә рөхсәт ителә. Әгәр бу эш Аллаһы Тәгалә биргән матурлыктан риза булмыйча, кемнедер кызыктыру, башкалардан аерылып тору, калышмау өчен эшләнә икән, ул гөнаһ санала.

– Сөннәткә утырту мәҗбүриме, хәзрәт?

– Чынлап та, сөннәт ул – чисталык, пакьлек күрсәткече. Шуңа да динебез ир-атларны сөннәтләргә чакыра. Әбү Хәнәфи мәзхәбендә бу гамәл сөннәт гамәл санала. Ягъни мәҗбүри гамәлдән түгел. Әмма башка кайбер мәзхәбләргә күз салсак, аларда сөннәткә утырту гамәле мәҗбүри санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Биш нәрсә – әүвәлге пәйгамбәрләрдән калган иске сөннәтләрдер: балага сөннәт кылу, яшерен урындагы һәм дә култык астындагы төкләрне китәрү, тырнакларны алу, мыекны кисү». Шуңа да ир баланы кечкенәдән сөннәтләсәк, бик хәерле булыр.

-  Балага ничә көн эчендә исем куштырырга?

- Бала тугач та аңарга тиз арада исем кушарга кирәк, бу йола татарларда атна-ун көн эчендә башкарыла.  Балага исем кушу өчен имам чакырыла, гадәттә бәби туе уздырыла. Балага матур һәм бигрәк тә мәгънәле исем сайларга кирәк, чөнки бернинди мәгънәсез татарларга хас булмаган исемне имам кушмаска хаклы. Исем кушу мәҗлесе  әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар катнашынд


Нет комментариев